Башка планетадан төшкән төсле…

Башка планетадан төшкән төсле,
Уңга-сулга сугылырга белми,
Үз калебен табалмаганнарга
Җанлы күз көеге булып йөрим.

Җылы эзләп җанга елышкан да
Күпме күләгәләр торып калган.
«Хәлең ничек?» — диеп сораучы юк.
… Яланаяк чабам салкын кардан…

Югалтудан куркам бер табышым…
Ансыз калсам, аңым җуяр хәлдә.
Йә, кайсыгыз мине хөкем итә?!
Алла булган анда кайсы бәндә?!.

Ала калса, алсын аны язмыш
Җаным белән бергә генә йолкып.
… Югалтырмын төсле бу табышны
Шушы кадәр югалтудан куркып!..

Эльмира Җәлилова

Комментарии:

Добавить комментарий

Войти с помощью: 

Ваш e-mail не будет опубликован.

Имя *
E-mail *
Сайт